Сарман урта мәктәбе укучылары Яңа ел чорына куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар
ПДНның өлкән инспекторы Фәрит Алиуллин укучылар белән очрашты. Озакламый кышкы каникуллар җитә, ә алда— һәр баланың көтеп алган бәйрәме -Яңа елы.
Бу чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен истән чыгармау мөһим. Бозда сак булу, электр, газ приборлары белән сак эш итү, шартлаткычлар, питардалар белән шаярмау— барысын да бәйнә— бәйнә аңлатты ул. Шулай ук 71 Законның үтәлешен дә исләренә төшерде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев