Сарман урта мәктәбе укучылары "IТ-чемпион" җиңүчеләре булдылар
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбе укучылары "IТ-чемпион" җиңүчеләре булдылар

Кичә 1 сыйныф укучысы Марат Мирзасалихов һәм 5 сыйныф укучысы Камил Мортазин Казанга республикакүләм үткәрелгән конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында булып кайттылар. Чара Казан-Арена стадионында үткәрелде.

Балалар өчен бик күңелле һәм кызыклы очрашу оештырылды. Кофе-брейк, концерт номерлары, KidsSpace балалар шәһәрчегендә уздырылган төрле мастер-класслар җылы тәэсирләр калдырдылар. Бәйге "чемпионнарына" смартфоннар бүләк иттеләр.


Нет комментариев