САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбе укытучысы өендә банан белән авокадо үстерә

-

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ильмира Әхәтованың экспериментлар бакчасында нинди генә төр үсентеләр юк! Әллә ничә төрле хризантема, петуния, баклажан, помидор, физалис, арахис, ананас... Тәрәзә төбендә үскән кыяр, помидорны күптән ашыйлар инде. Быел мөгаллим безнең климатик шартлар өчен ятрак тропик җиләк-җимеш үстереп карарга булган. Банан, авокадо, маракуйя, манго үсентеләре, тишелеп, матур булып үсеп киләләр инде.
— Мөслимдә яшәүче бер ерак туганнарыбызда үзләре үстергән ананас авыз итеп карагач, мин дә кызыгып киттем. Интернет аша заказ биреп, берничә төрле орлык кайтардым. Гомумән, җылы якларга ял итәргә баргач, урамда үсеп утыручы куакларны, чәчәкләрне күреп, шуларны үзебездә дә үстереп карарга кызыга идем. Шуңа быел эксперимент ясап карарга булдым, — диде Ильмира Әсбах кызы.
Укытучының башка төрле һөнәр-сәләтләре дә бик күп. Алары хакында «Сарман» газетасыннан укыгыз, хөрмәтле дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев