САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбе укучысы «Яшь армия батырлыгы» билгесенә ия булды

Сарман урта мәктәбенең унынчы сыйныфы укучысы Инсаф Җәләевне без «Алдынгылар Хәрәкәте»нең район бүлекчәсе рәисе буларак беләбез.

Ул башка хәрәкәтләрдә дә, мәсәлән, «Яшь армия» балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлегендә дә катнаша. Инсафның активлыгы, тырышлыгы республика җитәкчеләре игътибарыннан да читтә калмый. Күптән түгел ул «Яшь армия» хәрәкәтенең төбәк штабы начальнигы Александр Бородин тарафыннан III дәрәҗә «Яшь армия батырлыгы» билгесе белән бүләкләнде.
– Миңа бу билгене мәктәптә, районда патриотик эш алып барганым өчен тапшырдылар. Директорыбыз Лилия Газимова моны мәктәптә тарихында беренче очрак диде. Әлбәттә, бик зур горурлык хисе кичердем. Эшебезне югарыда күргәч, күңелгә рәхәт. Билгене озак көттем. Хәзер II, I дәрәҗәләрен алырга омтылачакмын, – диде Инсаф Җәләев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев