Сарман Республика көненә әзерләнә
Иртәгә, 30 август көнне, Республика көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан, район үзәгендәге «Сарман» кинотеатрында «823 нче километр» дигән фильм күрсәтеләчәк. Керү – ирекле. Ә кичен – 18.00 сәгатьтә үзәк Ял паркында «Чәчәк ат, Татарстаным» дигән бәйрәм концерты куелачак. Концерттан соң дискотека булачак.
Шушы ук көнне 09.30 сәгатьтә сарманлыларны район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (Куйбышев урамы, 31 йорт) ачылу тантанасына да көтеп калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев