САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында янгынга каршы махсус режим кертелде

Озакка сузылган кызу һава һәм корылык, шулай ук кешеләрнең үзләренең иң гади таләпләрне үтәмәүләре аркасында янгын чыгу очраклары арта. 13-15 август көннәрендә генә районда 4 янгын чыкты. Моны исәпкә алып, район Башкарма комитеты карары белән, район территориясендә 16 августтан 1 сентябрьгә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Карарда күрсәтелгәнчә, бу...

Озакка сузылган кызу һава һәм корылык, шулай ук кешеләрнең үзләренең иң гади таләпләрне үтәмәүләре аркасында янгын чыгу очраклары арта. 13-15 август көннәрендә генә районда 4 янгын чыкты. Моны исәпкә алып, район Башкарма комитеты карары белән, район территориясендә 16 августтан 1 сентябрьгә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

Карарда күрсәтелгәнчә, бу чорда учак ягу һәм ут чыгу куркынычы тудыра торган эшләр алып бару, урманнарга чыгу (автотранспортка да), салам, печән кебек терлек азыкларын корылмаларга якын урнаштыру тыела. Карарда шулай ук халык арасында аңлату эшләре алып бару, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә янгын сүндерүгә көйләнгән машиналарның, ирекле янгын дружиналарының дежур торуларын оештыру, барлык объектларны очкын сүндергечләр һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән тәэмин итү, кирәк булганда, техника белән ярдәм итү, боерыклар нигезендә, басуларда камыл яндыруны тыю каралган.

Махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штраф карала: аерым кешеләргә ул 2000 сумнан 4000 сумга кадәр, вазифаи затларга 15000-30000 сум, юридик затларга 150000 сумнан 300000 сумга кадәр тәшкил итә. Чит кешеләрнең мөлкәтенә зыян китергән очракта, РФ Җинаятьләр кодексы нигезендә, җинаять җаваплылыгы каралган.

Сак булыгыз, ут ялгышуларны кичерми.

Янгын сакчылыгы телефоннары:
Район буенча мобиль телефон: 101.
Сармандагы 131нче янгын часте: 2-43-46 яки 01.
Җәлилдәге 32нче янгын часте: 60-001.
Зур Нөркәй авылындагы аерым пост: 4-61-27.

Радик Госманов, янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев