Сарман районы мәктәпләрендә каникуллар башлана
Укучылар көзге каникулга чыгарга әзерләнәләр. Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ул 4 нче ноябрьдә башланып, 9 ына кадәр дәвам итәчәк. Тик бу укучылар уку турында бөтенләйгә онытып торачаклар, дигән сүз түгел. Имтиханнарга әзерләнүчеләр өчен консультацияләр үткәреләчәк, мәктәп китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырылачак, техник иҗат эшләре дәвам итәчәк, өстәл теннисы, волейбол, баскетбол буенча...
Укучылар көзге каникулга чыгарга әзерләнәләр. Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ул 4 нче ноябрьдә башланып, 9 ына кадәр дәвам итәчәк. Тик бу укучылар уку турында бөтенләйгә онытып торачаклар, дигән сүз түгел. Имтиханнарга әзерләнүчеләр өчен консультацияләр үткәреләчәк, мәктәп китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырылачак, техник иҗат эшләре дәвам итәчәк, өстәл теннисы, волейбол, баскетбол буенча мәктәп беренчелекләре уздырылачак. "Китапларга - яңа тормыш" акциясен, түгәрәкләр эшчәнлеген дәвам итү, бәйрәмгә багышланган чаралар уздыру да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев