Сарман районы командасы пляж волейболы ярышларында икенче булды
Спорт

Сарман районы командасы пляж волейболы ярышларында икенче булды

20-23 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә авыл районнары егетләре һәм кызлары арасында (1998-1999 елгылар) пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Анда барлыгы 45 команда катнашты. Егетләр командалары арасында беренче урынны Алексеевск раойны командасы яулады, Сарман районы командасы - икенче, Мамадыш районы командасы өченче булдылар. Кызлар командалары арасында Алексеевск районы командалары...

20-23 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә авыл районнары егетләре һәм кызлары арасында (1998-1999 елгылар) пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Анда барлыгы 45 команда катнашты. Егетләр командалары арасында беренче урынны Алексеевск раойны командасы яулады, Сарман районы командасы - икенче, Мамадыш районы командасы өченче булдылар.

Кызлар командалары арасында Алексеевск районы командалары беренче һәм өченче урыннарны алдылар, Мамадыш районы командасы икенче булды.

Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе төркеменнән фотолар кулланылды.


Нет комментариев