САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район мәдәният йортында Ватан геройлары көне узды

9 нчы декабрь көнне мәдәният йортында Ватан геройлары көне уңаеннан "Батырлар даны мәңгелек" дип исемләнгән тематик кичә узды. Яшьләрне патриотик рухта, Ватанга мәхәббәт, аны якларга һәм сакларга әзерлек, батырларыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләүне максат итеп куйган бу кичәдә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Мухаметов Ленар Фәритович, сугыш...

9 нчы декабрь көнне мәдәният йортында Ватан геройлары көне уңаеннан "Батырлар даны мәңгелек" дип исемләнгән тематик кичә узды. Яшьләрне патриотик рухта, Ватанга мәхәббәт, аны якларга һәм сакларга әзерлек, батырларыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләүне максат итеп куйган бу кичәдә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Мухаметов Ленар Фәритович, сугыш ветераны Хан Вагыйзов, тыл ветераны, район ветераннар Советы президиумы әгъзәсы Даимә Вәлиева чыгыш ясадылар. Үзәк китапханәнең бүлек мөдире Рәзинә Гарифуллина«Батырлык ул- рухи матурлык» дигән китап күргүзмәсенә күзәтү ясады. Кичә аграр көллият студенты Салават Гимаевның матур җырлары белән үрелеп барды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X