САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман матбугат үзәге тәбрикләүләр кабул итә

Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр һәм яшь каләм ияләре! Сезне ихластан Россия матбугаты көне белән тәбрик итәбез.

Бүген – Россия матбугаты көне – безнең һөнәри бәйрәмебез. Ул 1991 елның 13 гыйнварыннан бирле билгеләп үтелә.
“Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталары туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, аның эшчән халкын, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларны даими яктыртып килә. Газетабызның Интернет челтәрендә “Сарман: иң яңа хәбәрләр” төркеме, sarman-rt.ru сайты бар. Яңалыкларны Одноклассники, Инстаграм, Яндекс-дзен, Фейсбук кебек социаль челтәрләрдә укырга, Твиттер, Ютуб каналларыннан карарга мөмкин. Хәзер күп кеше блогерлык белән шөгыльләнә, шәхси битен алып бара. Аңа да осталык таләп ителә. Ә шулай да журналист сүзенең халыкка йогынты ясау көче зур, тик ул сүзнең дөрес, гадел булуы да сорала. Редакциядә үз эшенә чын күңелдән бирелгән, вакыт белән дә исәпләшмичә, башкаларга да һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкаручылар эшли. Аларга киләчәктә дә һөнәри осталык, газета укучыларның хөрмәтен тою насыйп итсен.
Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр һәм яшь каләм ияләре! Сезне ихластан Россия матбугаты көне белән тәбрик итәбез. Исәнлек-саулык, яңа иҗади уңышлар, күтәренке кәеф телибез.
Альбина Сабирова, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» җитәкчесе – баш мөхәррир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев