Сарман кунаклар кабул итте
Җәмгыять

Сарман кунаклар кабул итте

-

Бүген Сарман җире олы кунаклар — «Илһам чишмәсе» исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесе эшендә катнашачак шәхесләрне кабул итте. Аларны Сарман җирендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде. Кунаклар исеменнән «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясады.

Соңыннан кунаклар район үзәгендәге мәшһүр якташыбыз Илһам Шакиров истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.


Нет комментариев