САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман гимназиясендә ярминкә гөрләде

Сарман гимназиясендә ярминкәләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Бу юлы да укучылар үзләре пешергән тәмле ризыкларны, бәйләгән һәм чиккән әйберләр һәм башка бик күп төрле кул эшләрен алып килгәннәр иде. Укучылар да, укытучылар да, башка хезмәткәрләр дә ярминкәдәге товарларны бик ошаттылар: тәмледән-тәмле тортлар, печенье, пиццаларны алырга ашыктылар. Ярминкәләрдән кергән акчалар игелекле...

Сарман гимназиясендә ярминкәләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Бу юлы да укучылар үзләре пешергән тәмле ризыкларны, бәйләгән һәм чиккән әйберләр һәм башка бик күп төрле кул эшләрен алып килгәннәр иде. Укучылар да, укытучылар да, башка хезмәткәрләр дә ярминкәдәге товарларны бик ошаттылар: тәмледән-тәмле тортлар, печенье, пиццаларны алырга ашыктылар.

Ярминкәләрдән кергән акчалар игелекле эшләргә тотыла. "Шәфкатьлелек" акциясе кысаларында үткәрелгән бу чара укучыларның үзләренә дә бик ошады һәм инвалид балалар да ярминкә акчасына алынган күчтәнәчләрдән канәгать калыр дип ышанабыз. Ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртырга онытмыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев