Сарман гимназиясе Укытучылар көнен бәйрәм итә
Мәгариф

Сарман гимназиясе Укытучылар көнен бәйрәм итә

Бүген дөнья күләмендә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Сарман гимназиясе укучылары да иртәдән башлап күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Бәйрәм ыгы-зыгысы эчендә котлаулар күп ишетелде. Башлангычлардан 4 нче Б сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе - Равия Хаҗиева) укытучылар өчен бик матур чыгыш әзерләгәннәр. Телевизион тапшыру рәвешендәге тамаша укытучыларыбыз күңеленә хуш килде. Бәйрәм җыр-музыка...

Бүген дөнья күләмендә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Сарман гимназиясе укучылары да иртәдән башлап күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Бәйрәм ыгы-зыгысы эчендә котлаулар күп ишетелде. Башлангычлардан 4 нче Б сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе - Равия Хаҗиева) укытучылар өчен бик матур чыгыш әзерләгәннәр. Телевизион тапшыру рәвешендәге тамаша укытучыларыбыз күңеленә хуш килде. Бәйрәм җыр-музыка белән үрелеп барды, укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, кызык хәлләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр.


Нет комментариев