Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман гимназиясе укучысы Мәдинә Гыйниятуллина Татарстан Республикасы Рәисе белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән һәм Югары нефть мәктәбе базасында оештырылган Нефть саммиты кысаларында экологик конкурслар һәм проектлар җиңүчеләре белән очрашты. Алар арасында Сарман гимназиясенең 4 сыйныфын тәмамлаган Мәдинә Гыйниятуллина да бар иде. Шушы уңайдан без аңа берничә сорау бирдек.

– Мәдинә, син бу очрашуга ничек килеп эләктең?

– Мин көзге һәм язгы каникулларда Азнакай районында эшләп килүче «Каенкай» («Березка») лагеренда ял итәм. Анда профильле, ягъни экологик сменалар да оештырыла, экологик программа тормышка ашырыла. Шуның кысаларында биредә ял итүче балаларны табигатьне сакларга өйрәтәләр. Мәсәлән, мин ял иткәндә, һәр отрядка берәр экологик проблема тәкъдим иттеләр, һәм без, шул проблеманы өйрәнеп, проект эшләдек, аның белән балалар алдында чыгыш ясадык. Чыгышларны театральләштерелгән рәвештә әзерләдек. Аларны карарга «Татнефть»тән җаваплы хезмәтләр башкаручы абыйларны да чакырдылар. Мондый чараларда иң актив катнашучыларның берсе буларак, миңа быелгы Нефть саммитында катнашуга өстенлек бирә торган сертификат тапшырдылар. Соңыннан, «Татнефть»тән шалтыратып, саммитка чакырдылар. Шулай итеп, мин кызыклы һәм мәртәбәле очрашуда катнаша алдым. Анда бик югары урыннарда эшләүчеләр һәм җаваплы вазифа башкаручылар, чит илдән дә вәкилләр, республика экологик хәрәкәтенең яшь активистлары катнаштылар.

– Саммитта ниләр турында сөйләштегез?

– Рөстәм Миңнеханов безгә сораулар бирде, проектларыбыз белән кызыксынды, табигатьне саклау буенча эшчәнлегебезнең мөһимлеген билгеләп үтте, уңышлар теләде. Без дә анда катнашучыларга сораулар бирдек. Мәсәлән, мин «Нефтьчеләр икенчел чималны эшкәртүче завод төзи алачаклармы?» дип сорадым. Очрашу чәй өстәле артында үтте, безгә бүләкләр, тәмле күчтәнәчләр дә бирделәр.

– Аңлавымча, сине бүгенге көннең экологик проблемалары борчый. Тагын ниләр белән кызыксынасың?

– Әйе, чыннан да, мине әйләнә-тирә мохитнең пычрануы борчый. Моны вакытында туктатмасак, зур табигый катастрофалар да булырга мөмкин бит. Киләчәктә дә экология белән кызыксынуымны дәвам итәргә уйлыйм. Аннан соң, биергә яратам, Сарман балалар сәнгать мәктәбендә эшләп килүче «Жасмин» үрнәк бию ансамбленә йөрим.

– Киләчәктә кем булырга теләвеңне уйлап куйдыңмы соң әле?

– Юк әле, әмма рус һәм инглиз теле дәресләрен һәм рәсем ясарга яратам.

– Мәдинә, сиңа киләчәктә дә уңышлар телибез. Алда әле кызыклы очрашуларың күп булсын!

Фото — ТР Рәисе Пресса хезмәтеннән (фотода — сулдан беренче)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев