Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман авылында төзелгән тагын бер бина тантаналы рәвештә ачылды

Җирле үзидарә органнарының әһәмияте һәм халык белән эшләүдә роле бик зур. Тормышка ашырылучы республика программалары бик күп мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итә. Алар арасында мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, «Чиста су», торак пунктларны яктырту һәм төзекләндерү, авылларны юллар белән тәэмин итү, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү кебек программалар өстенлек итә. Дәүләт дәрәҗәсендә социаль-икътисадый үсеш темпларын һәм гражданнарыбызның иминлек дәрәҗәсен саклау өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Әлбәттә, күп нәрсә җирле хакимият органнарының нәтиҗәле хезмәтенә бәйле.

Сарманда җирлек башкарма комитеты бинасы төзелүе хакында без алдагы санда язып чыккан идек инде. Дүшәмбе көнне яңа объектны тантаналы рәвештә ачтылар. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “ТР Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, җирлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.

– Әлеге бина “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең административ биналарын төзү” республика программасы нигезендә төзелде. Ул – районда өченчесе. Шулай ук дүрт җирлектә – Ләке, Петровский Завод, Иске Кәшер авыл җирлекләрендә, Җәлил поселогында башкарма комитеты биналарында капиталь төзекләндерү үткәрелде. Халыкка кирәкле программалар өчен без республика җитәкчелегенә рәхмәтле, алар дәвамлы булсалар иде, – диде Фәрит Мөнәвир улы, һәм, чара кунакларын сәламләп, ил-көннәргә тынычлык теләде.

Заманча стандартларга җавап бирә торган яңа административ бина Сарманның үзәк мәйданында – Пенсия фонды идарәсе, кинотеатр биналары янында калкып чыкты. Халык өчен кирәкле башка оешмалар да аннан ерак түгел урнашканнар.

– Сарман районына беренче тапкыр 90 елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгәндә килергә туры килде. Болар гел җырлап кына йөри, эшләргә каян вакыт табалар микән, дип уйлый идем мин. Шуңа халык белән очрашу теләгем дә көчле булды, һәм максатыма нәкъ менә шул елларда ук ирештем. Районның үткәнен матур эшләр бизи, бүгенге көндә дә хезмәтләре мактаулы. Җирле үзидарә халык тормышында зур роль уйный. Федераль, республикада эшләүче программалар да шуңа юнәлдерелгән. Алар күп проблемаларны хәл итүдә, халык тормышының сыйфатын күтәрүдә ярдәм итәләр. Үзара салым акчалары да күп мәсьәләләрне чишәргә булышлык күрсәтә. Грантлар программасы да бар. Җирлекләрне машина белән тәэмин итү программасы уңышлы эшләп килә. Без аны Сарман районы авылларының йөзендә дә күрәбез. Колхозлашу чорларыннан соң, күп кенә вәкаләтләр авыл советларына күчте. Авылда халык мәчеткә бара һәм җирле хакимияткә килә. Менә мондый биналар аеруча аерылып торалар. Алар, авылга төшкән яшь килен кебек, энергия, көч-куәт өстиләр. Бина халыкка хезмәт итсен. Барлык эшләгәннәр нәкъ менә халык өчен башкарыла. Бу инде – республика байлыгы. Киләчәктә тагын да ныграк эшләргә туры килер. Бүгенге көндә иң зур теләгебез тормышлар иминлеге белән бәйле, җиңү безнеке булачак, – диде район кунагы Әгъзам Самат улы. Ул өй туена бүләккә сәгать алып килгән иде.

Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да район, республика җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

– Сөенечебез эчебезгә сыймый. Җирле үзидарәләргә карата мондый игътибар, җылы мөнәсәбәт безне тагын да тырышып, нәтиҗәле эшләргә, уңышларга ирешергә этәрә, – диде ул.

Проектны гамәлгә ашыруга өлеш керткән төзелеш оешмалары җитәкчеләре район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар. Башкарма комитет җитәкчесенә дә республика бүләге тапшырылды.

Җитәкчеләр символик кызыл тасманы кискәч, бина эченә үттеләр, бүлмәләрне карадылар. Биредә Әгъзам Гобәйдуллин авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, республикадагы вәзгыять белән таныштырды, булган проблемаларны белеште. Районга эшлекле сәфәре кысаларында ул Сарман аграр көллиятенең төзекләндерелүче укыту-җитештерү корпусында да булды.

Ә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү һәм Сарман халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен мөһим үзәк булган бина Татарстан Республикасының авыл территорияләре инфраструктурасын үстерүдә тагын бер адым булды. Ул – гади корылма гына түгел, ә тотрыклылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе дә.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев