Сарман авылында яшәүче Зилә Рәхимова бакчасы күпләрне сокландыра
Капканы ачып керүгә сине чәчәчәкләр патшалыгы каршы ала. Бакча иртә яздан караңгы көзгәчә чәчәктә утыра. Нинди генә чәчәкләр юк анда. Розаның гына - 40, гладиолусның 130га якын сорты бар! Дүрт төрле купшы гортензиясе (тормыш гөле), дицентра (яралы йөрәк), бер ачыла бер ябыла торган клеома(төнге күбәләк), калла, сортлы лилияләре, җилчәчәге, сакаллы...
Капканы ачып керүгә сине чәчәчәкләр патшалыгы каршы ала. Бакча иртә яздан караңгы көзгәчә чәчәктә утыра. Нинди генә чәчәкләр юк анда. Розаның гына - 40, гладиолусның 130га якын сорты бар! Дүрт төрле купшы гортензиясе (тормыш гөле), дицентра (яралы йөрәк), бер ачыла бер ябыла торган клеома(төнге күбәләк), калла, сортлы лилияләре, җилчәчәге, сакаллы ирисы - барысы да үзгә. Әллә ни зур булмаган мәйданчыкта крокуска да, лалә, ландыш, нарциска, баданга (бергения), чалма чәчәк (пион), абага, ромашкага, астра, очитокка(седум), дәлия(георгин), мимоза, люпин, клематиска, флоксага да урын бирелгән. Анда шулай ук дәвалау үзлекләренә ия булган иссоп, мелисса, шалфей, кориандр, гөлҗимеш тә үсә. Кич җитүгә кояш энергиясе белән эшләүче бакча фонарьлары, ясалма кошлары бу матурлыкны әкияти гүзәллеккә күмә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев