САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сарман» агрофирмасы хезмәтчәне яңа урында шундук җиңүгә иреште

Район басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә.

Борчакның 77 проценты, ягъни 1547 гектары суктырылган инде. Көзге бодайның да яртысыннан күбесе — 7176 гектары урып-җыелган. Арпа белән көзге арышны суктыру да көннән-көн арта бара. Соңгысы гектарыннан уртача 29,3 центнер чыгыш күрсәтә. Карабодай, бөртеккә кукуруза, солы һәм бодай да «үз чиратларын көтәләр».

Аларны озак көттермәс өчен, урып-җыюда катнашучы егетләр ныклап тырышалар. Алар арасында Әлмәт авылынынан Артур Шәймарданов та бар. «Сарман» агрофирмасы комбайнчысы әлеге эшкә быел гына керешкән.

— Эш ошый. Комбайн руле артына утырырга күптәннән кызыга идем инде. Инженер-механик булып эшләгәндә, аларга запас өлешләр алып килә идем. Бу хезмәтне җиңел дә, авыр да дия алмыйм, аны эшләп караган кеше генә аңлый, — ди ул.

Тулырак язманы район газетасының 4 август саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев