САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман аграр көллияте укытучысы ноябрьдә дә чәчәк утырта

-

Сарман аграр көллияте укытучысы Гөлнара Рафикова бакча эшләрен яраткан шөгыленә әйләндергән.

– Минем өчен бакча эшендә, чәчәк үстерүдә өзеклек булмый да кебек. Ноябрь башында ук эустомалар чәчкән идем. Аларны кыш буе үстерер өчен, әлбәттә, өйдә стеллаж ясарга, утлар көйләргә туры килә. Шулай ук берничә сортлы яран, колеус, тамчы гөле утырттым. Ампель петуния, гацания, бәрхет гөлләре, вегетатив дәлия кебек чәчәкләр дә матур гына үсеп киләләр. Чәчәкләрне җәйдән чыбыкчалардан да үстерергә тырышам. Мәшәкатьле булса да, бу эшнең яраткан шөгылемә әйләнүенә сөенеп бетә алмыйм. Бөтен үсентеләремне дә теплицага чыгардым инде. Гортензияләр базда яхшы кышлаганнар, ­– диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев