САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәрләрәмә авылында Татарстан Республикасы гидрометереология посты урнашкан

Ул 2008 елдан бирле эшли.

Күзәтүче булып авыл җирлеге башкарма комитеты хисапчысы Сәрия Хәлиуллина билгеләнгән. Ул көнгә ике тапкыр Минзәлә елгасындагы су күләмен, җәен – температурасын, шулай ук боз калынлыгын үлчи. Ел дәвамында айга бер тапкыр суның химик анализын алып, Яр Чаллы шәһәренә лабораториягә тикшерергә җибәрә. 

- Айга өч тапкыр Минзәлә елгасының метр саен агым тизлеге, ярты метр саен суның күтәрелү биеклеге үлчәнә. Аларны исәпләүнең үзенең коэффициентлары бар. Бу эш ташу китү чорында айга 15 тапкыр эшләнә. Язгы ташу вакытында су дәрәҗәсе көнгә дүрт тапкыр үлчәнә, һәм мәгълүмат Татарстан Республикасы Гидрометереология үзәгенә тапшырыла. Әгәр бу чорда суның күләме алты метрга күтәрелсә, ул критик дәрәҗә санала. Пост эшләү дәверендә иң күп су арту очрагы 2008, 2011, 2024 елларда күзәтелде. Чөнки бу елларда ташу көчле булды, хәтта суның күләме 7,5-7,2 метр югарылыкка җитте. Ташу вакытында куркыныч булуы көтелсә, шулай ук ТР Гидрометереология үзәгенә хәбәр ителә. Анда шулай ук яуган кар, яңгырларның күләме хакында да мәгълүмат җибәрелә. Аллаһка шөкер, гадәттән тыш хәлләр булганы юк, - диде Сәрия Азат кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев