“Сандугач” балалар бакчасында “Психология атналыгы” яхшы кәеф тудырды
Җәмгыять

“Сандугач” балалар бакчасында “Психология атналыгы” яхшы кәеф тудырды

Атна дәвамында һәр иртә балалар һәм әти-әниләрен балалар бакчасы күңелле музыка белән каршы алды.

Педагог-психолог Гиниятуллина Олеся Анваровна уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балаларына төрле мавыктыргыч квест-уеннар оештырды. Кече яшьтәге төркем сабыйлары да игьтибарсыз калмады. Аларга тематик чаралар оештырылды. Психология атналыгының төп максаты: балаларның аралашу күнекмәләрен арттыруга, төркемдәге татулыкны ныгытуга, яхшы кәеф тудыруга юнәлтелгән иде


Нет комментариев