САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәлаховлар гаиләсендә өченче кыз туды

Җәлил поселогында яшәүче Руслан белән Гөлназ Сәлаховлар гаиләсендә өченче бала дөньяга аваз салды.

2019 елгы Аделина белән 2021 елгы Амелия апайлы булдылар. 3,850 килограммлы сабыйга Дарина дип исем кушачаклар. Сабый белән әнине бүген Әлмәт бала тудыру йортыннан чыгардылар. Аларны каршы алырга Гөлназның әтисе Марат әфәнде, тәрбиячесе Раушания Афзалетдинова килгәннәр иде. Әбиләре белән нәни кызның апалары өйләрендә көтеп калганнар. Гаилә башлыгы - Даринаның әтисе Руслан хәзерге вакытта Украинада хәрби операциядә катнаша.
- Әтиебез бу атна ахырында ялларга кайтачак, Аллаh теләсә, күрешүләр көтәбез, - диде өч кыз әнисе Гөлназ.
Бәби туу уңаеннан Сәлаховларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

12

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чын күнелдән котлыйм Сәлаховлар гаиләсен. Бәхетларе ташып торсын, исәнлек -саулык телим