Башкортостан телевидениесе оештырган «Сәләт» Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә тагын бер якташыбыз уңышка иреште.
Җәлил поселогыннан Зөбәйдә Гайнуллова «Вокал-соло» номинациясендә I урынны яулады.
– Җырларга бик яратам, гомер буе җырлыйм. Ә «Сәләт» фестивалендә беренче тапкыр катнаштым. Нәвия дустым һәрвакыт поселокта үтә торган мәдәни чараларга да чакыра. Кыскасы, җыр ул – минем тормышым, дип әйтергә дә була, – диде Зөбәйдә ханым.
Нет комментариев