Рөстәм Миңнеханов 9 Майның мәңгелек дан бәйрәме икәнен ассызыклады
Муса Җәлил театрында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы кичә башланды. Сәхнәгә Россия һәм Татарстан дәүләт флаглары, Җиңү байрагы чыгарылды, гимннар яңгырады.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен һәм хәрбиләрне ихлас котлап, 9 Май – батырлык, горурлык һәм мәңгелек дан бәйрәме, дип ассызыклады. Ул Татарстаннан сугышка киткән 700 мең кешенең яртысының әйләнеп кайтмавын, ләкин халыкның бердәмлеге, фронттагы батырлык һәм тылдагы фидакарьлек Җиңүгә китергәнен әйтте.
Тантанада бер минут тынлык игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук сугыш елларында Татарстанга эвакуацияләнгән предприятиеләрнең, тыл хезмәтчәннәренең һәм табибларның ролен аерым билгеләп үтте. Кичәдә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев