Россиядә бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артачак
Индексация 1 октябрьдән планлаштырылган.
Россиядә бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын 3 процентка индексацияләргә планлаштыралар. Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәтенең әлеге карары проекты Ведомствоара килешүдә тора. Бу хакта ТАССка Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Елена Мөхтияровага сылтама белән хәбәр итә. Индексация 1 октябрьдән планлаштырылган. "Шундый ук карарны төбәкләр дә кабул итәр дип планлаштырыла", — дип белдерде Мөхтиярова.
Фото: pixabay.com
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев