«Россия көче» марафоны Татарстанда биш этаптан торачак
Быел апрельдән августка кадәр ил буенча «Россия көче» бөтенроссия спорт марафоны уза. Татарстанда бу чараны оештыру комитеты утырышында республикадагы марафон координаторы Ольга Павлова, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының төбәк бүлеге рәисе Светлана Захарова һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Марафон ачык тренировкалар белән генә чикләнмәячәк – ул биш тематик атнаны үз эченә ала. Проектның төп максаты – танылган спортчылар катнашында бушлай дәресләр оештыру аша халыкта сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыру.
Светлана Захарова сөйләвенчә, тематик атналыклар түбәндәгечә планлаштырыла:
-
11–17 май – махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен атналык;
-
6–12 июль – гаилә спорты атналыгы;
-
20–26 июль – шахмат атналыгы;
-
3–9 август – инклюзив спорт атналыгы;
-
13–23 август – милли спорт төрләре атналыгы.
Марафонда Татарстанның танылган спортчылары катнашачак. Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, «Зенит-Казан» волейбол клубы уенчылары, Гөлнара Галкина-Сәмитова, Данис Зарипов һәм башкалар үз катнашуларын раслаган.
– «Россия көче» марафоны Татарстанда бишенче тапкыр уза. Елдан-ел чараның партнерлар даирәсе киңәя. Быел республиканың Җилкәнле спорт студентлар федерациясе һәм Резинка аша сикерү федерациясе марафонга кушылды, – диде Павлова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев