Рәмилә Хафизова матурлык ярата
Әлмәт авылында яшәүче Рәмилә һәм Рамил Хафизовлар яшәгән йорт җирлекнең “Иң төзек ихата” мактау тактасында тора.
Ерактан ук үзенә җәлеп итеп, мәгърур булып калыккан йортның капка төбе дә, ихатасы да, чыннан да, матур һәм төзек. Уңган хуҗалар тырышлыгы белән ял итү зонасы ясалган, күзләрне иркәләп, төрледән-төрле гөл-чәчәкләр үсә.
- Чәчәкләр яратам. Күпьеллыкларның әле кайберләре яңарып кына килә, шуңа күрә алар үскән участокларны бик утарга да куркам. Клематисым тишелеп чыкмады әле, аны көн саен барлыйм, - дип, гөлләре белән таныштырды Рәмилә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев