Республиканың иң яхшы яшь укытучыларының берсе Сарманда эшли
Сарман урта мәктәбе укытучысы Андрианова Эльза “Ел укытучысы - 2018” бәйгесендә катнашып “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүгә иреште.Ул район данын яклап Түбән Камада үткән зона этабында чыгыш ясады.Эльза биредә сынатмады, Татарстан Республикасының 25 иң яхшы яшь белгечләре исемлегенә керде.
Нет комментариев