САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада яшеллекне саклауга 200 миллион сум бүленгән

Быел республикада 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны яңарту, 11 мең тонна орлык һәм 30 млн үсенте әзерләү күздә тотыла.

Бу эшләр «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты нигезендә башкарылачак һәм моның өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум акча каралган. Аның 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар алуга тәгаенләнгән.
Бу акчалар ярдәмендә 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу, 11 тоннадан артык орлык әзерләү, 30 миллион данәдән артык агач үсентесе үстерү күздә тотыла.
Узган ел үзәктән республика урманнарын саклауга 121 миллион сум акча бирелгән булган. 11 тонна төрле агач орлыклары һәм имән чикләвеге җыелган, 2,4 мең гектар мәйданда яңа үсентеләр утыртылган, техника һәм җиһазлар сатып алынган.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты «Экология» илкүләм проекты һәм «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев