Республикада талпан кадалган беренче очраклар теркәлде
Татарстанда талпаннар уянды: беренче корбаннар инде медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән.
«Татар-информ» агентлыгы Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, республикада быелгы сезонда талпан кадалган беренче очраклар теркәлгән. Беренче очрак 25 мартта Биектау районында булган. Бүгенге көндә республика хастаханәләренә барлыгы җиде кеше ярдәм сорап килгән. Талпаннар Биектау, Әлмәт, Азнакай, Яшел Үзән, Нурлат районнарында, шулай ук Казан кешесендә (талпан Сочида ял иткәндә кадалган) табылган. Башка зыян күрүчеләр талпаннарны урманга барганда, бакчада эшләгәндә яки эт белән йөргәндә иярткәннәр. Ведомство белгечләре билгеләп үткәнчә, тышкы мохиттәге талпаннарны вируслы энцефалит, боррелиоз һәм башка инфекцияләргә тикшерү апрель уртасында башлана. Хәзерге вакытта кешеләрдән алынган талпаннар лабораториягә тикшерү өчен тапшырылмаган. Сарман районында яшәүчеләргә табигатькә чыкканда игътибарлы булырга, махсус саклану чараларын кулланырга һәм үз-үзләрен тикшереп торырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев