Республикада мәдәният хезмәткәрләренең акчалары 3 процентка арткан
Республикада мәдәният, спорт, ял һәм күңел ачу өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача айлык эш хакы 2025 елның гыйнвар-декабрь нәтиҗәләре буенча 93,1 мең сум булган. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 2,9 процентка күбрәк.
Мәгълүматлар Татарстанстат тарафыннан тәкъдим ителде. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Узган елның декабрендә бу тармакларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 111,9 мең сум булган.
Бүген Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм иҗат әһелләре, сәнгать эшлеклеләре һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә багышлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев