САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада кар, яңгыр, томан һәм бозлавык фаразлана

Бүген, 25 мартта, Татарстанда атмосфера фронты тәэсирендә һава шартларының начараюы һәм температураның түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр итәләр, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Республикада аязучан болытлы һава булачак. Көнчыгыш районнарда урыны белән дымлы кар һәм яңгыр явуы ихтимал. Иртән бозлавык булырга мөмкин. Кайбер урыннарда иртәнге сәгатьләрдә төнлә төшкән томан да сакланачак.

Җилнең тизлеге – секундына 2-7 метр. Ул вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатыштан көнчыгышка һәм төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Иртән юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.

Төнлә температура 0…-5°, аязганда -8° салкын булачак. Көндез Татарстанда һава 4–9° кадәр җылыначак. Казанда термометрлар +7…+9° күрсәтәчәк.

Районда юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, бозлавык көтелә, шулай ук томан булачак. Урыны белән көчле бозлавык көтелә. Һава температурасы +8 градуска кадәр җылыначак.

Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев