САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада йомраннар чыга башлаган

Байбаклар артыннан Татарстанда йомраннар да уяндылар. Бу турыда Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә.

Бу, кар әле бетмәгән булса да, яз тулы көченә керде дигән сүз. Йомраннарга исә бу комачауламый: аларның тирән оялары бар – җәнлекләр шунда кышлыйлар һәм, янәдән суытса да, кача алалар. җир өстендәге суыклар да алар өчен куркыныч түгел. Кар катламы күптән кимеде, димәк, ашарга да табарга була.

Йомраннар – чын «энерджайзер»лар: алар актив һәм таза, тиз һәм җитез хәрәкәтләнәләр. Җәнлекләрне Бөгелмә һәм Яңа Чишмә районнарында күргәннәр инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев