САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада игелекле эшләр марафоны старт ала

1 апрельдә «ЭКОяз-2026» республика бәйгесе старт алачак. Ул Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин сүзләре буенча, бу сигез атналык изге эшләр марафоны булачак. Бу турыда «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Министр әйтүенчә, узган ел конкурс барышында 1100 гаилә туган ягыбызның чисталыгын саклауга үз өлешен керткән. «Быел бәйге Россия халыклары бердәмлеге елына, шулай ук Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарълеге елына багышлана. Татарстанлыларны читтә калмаска һәм «ЭКОяз»да катнашырга чакырам», – диде Азат Илдус улы.

Ул битараф булмаган кешеләрне зур өмәгә дә чакырды. Аның сүзләренчә, быел ул 25 апрельдә узачак, урыны халык белән бергә сайланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев