Республикада явым-төшемсез җылы һава торышы булачак
Җәмгыять

Республикада явым-төшемсез җылы һава торышы булачак

Бүген Татарстанда алмашынучы болытлы һава көтелә, явым-төшем булмаячак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, төньяк-көнчыгыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 6-11 метр булачак.

Төнлә температура +4 градустан -1 градуска кадәр, республиканың көнчыгышында урыны белән -5 градуска кадәр суыту көтелә. Көндез һава +8…+13 градуска кадәр, кайбер урыннарда +16 градуска кадәр җылыначак.

Иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык ихтимал. Сарман районында да республика климаты саклана. Шулай да, алданмагыз: чирлисегез килмәсә, калынрак киенегез. Иртән һәм кич белән һава торышы әлегә язгыча кала.

 


Нет комментариев