САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада яңгыр, томан һәм көчле җил булачак

Сишәмбе, 7 апрельдә, республикада үзгәреп торган болытлылык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Төнлә республиканың кайбер төбәкләрендә урыны белән кар һәм яңгыр явачак, көндез исә кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе ихтимал.

Җилнең көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш юнәлеше өстенлек итә. Җил тизлеге секундына 7-12 метр тирәсе, кайбер урыннарда исә секундына 15-16 метрга кадәр көчәюе фаразлана.

Һава температурасы төнлә 0…+5 градус, көндез +9…+14 градус. Көнчыгыш районнарда көндез һава +18 градуска кадәр җылынырга мөмкин.

Районда да шундый һава торышы саклана. Зонтларыгызны онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев