Республикада беренче сыйныфка гаризалар кабул итү 1 апрельдә башлана
Татарстан Республикасында 2026/2027 уку елы өчен беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә башлана. Документларны кабул итү ике этапта оештырыла – бу сайланган мәктәпкә бәйле.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, документларның тулы пакетын Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итү быелгы төп яңалык булачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Беренче этап – 1 апрельдән 30 июньгә кадәр. Бу этапта мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балалар, шулай ук өстенлекле хокукка ия булган гаиләләрдән гаризалар кабул ителә.
Икенче этап – 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр. Бу этап башка райондагы яки билгеләнгән территориягә кермәгән мәктәпне сайлаган ата-аналар өчен.
Гариза тапшыру ысуллары:
- Шәхсән мәктәпкә барып
- Почта аша
- Мәгариф оешмасының электрон почтасы аша
- Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша
Гариза формасы һәр мәктәпнең рәсми сайтында урнаштырылачак.
Кабул итү турында боерык чыгару сроклары:
- Беренче этап буенча: 1 июльдән 5 июльгә кадәр
- Икенче этап буенча: гариза тапшырганнан соң 5 эш көне эчендә
Әгәр баланы беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартсалар, ата-аналар муниципаль Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Анда бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү һәм башка мәктәпләрдә буш урыннар турында мәгълүмат бирәчәкләр.
Кайнар элемтә телефоннары (1 апрельдән эшли башлый): 8 (843) 237-75-05, 8 (843) 237-74-36 (чит ил гражданнары өчен).
Эш сәгатьләре: 9:00 – 18:00.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев