Республикада +15 градуска кадәр җылыта, кар-яңгырлар туктый
Бүген, 27 мартта, Татарстанда һава торышы үзгәрә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Иртән урыны белән җепшек кар һәм яңгыр ява, көндез явым-төшем туктый. Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда, шулай ук башкалада томан саклана.
Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 3–8 метр тизлектә җил исә. Иртәнге сәгатьләрдә республика юлларында урыны белән бозлавык барлыкка килүе ихтимал.
Төнлә һава температурасы –2..+3 градус булса, көндез термометр баганасы +7..+12 градуска, көнчыгышта кайбер урыннарда +15 градуска (Казан шәһәрендә +10..+12 градуска) күрсәтәчәк.
Прогнозлар буенча, районда да җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев