Җәмгыять

Республикада +14 градус җылы булачак

30 март, дүшәмбе көнне Татарстанда алмашынучы болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Метеорологлар фаразлавынча, төнлә төбәктә температура +4…-1 градус, көнчыгыш районнарда исә -5 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез термометрлар +9…+14 градуска кадәр күтәреләчәк.

Төн һәм иртән сәгатьләрендә юлларның аерым участокларында бозлавык күзәтелүе мөмкин. Районда да шундый ук һава торышы фаразлана.


Нет комментариев