САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада апрельдән зур йөк машиналары хәрәкәтенә сезонлы чикләүләр гамәлдә булачак

Татарстанда 1-30 апрель көннәрендә аерым юлларда йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Аларның гомуми озынлыгы 6300 километрдан артык булган 392 участокка таралачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Күчәренә йөкләнеш 6 тоннадан артып киткән транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнә. Бу чараларның язгы чорда кертелү сәбәбе – бу вакытта юл өслегенә зыян килү куркынычы арта.

Азык-төлек, хайваннар, дарулар, почта, орлык, ашлама, ягулык ташый торган, йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаган, шулай ук табигый бәла-казалар яки башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташуга, халыкара йөк ташуларга һәм пассажир автобусларына, башкарма хакимиятнең федераль органнары транспорт чаралары өчен чикләүләр булмаячак.

Өстәмә чикләүләр җәй көне гамәлгә керәчәк. 20 майдан 31 августка кадәр чорда һава температурасы +32 градустан күтәрелсә, асфальт-бетон түшәлгән юлларда авыр йөк транспортына йөрү тыела. Чикләүләр 10:00-22:00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Алар кертелгән участокларда тиешле юл билгеләре (3.12 «Транспорт чарасы күчәренә туры килә торган авырлыкны чикләү») урнаштырылачак.

Мондый чаралар һәр елны кертелә. Былтыр чикләүләр төбәк юлларының 377 участогында кертелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев