Райондашыбызны ТНВ-Планета каналыннан күрсәтәчәкләр
Мәдәният

Райондашыбызны ТНВ-Планета каналыннан күрсәтәчәкләр

Иртәгә, 16 сентябрь көнне, 18.55 сәгатьтә ТНВ-Планета телеканалында күрсәтеләчәк "Кичке аш" тапшыруы күпләрнең яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдиновага багышланачак. Анда райондашыбыз - җырчының төркеме җитәкчесе - Карашай Саклау авылы кызы Гүзәл Кәрәмиева да катнаша. Шунысын да искәртеп үтәбез: уникаль җырчы 6 ноябрь көнне Сарманга концерт белән килергә җыена. Аның иҗатын хөрмәт...

Иртәгә, 16 сентябрь көнне, 18.55 сәгатьтә ТНВ-Планета телеканалында күрсәтеләчәк "Кичке аш" тапшыруы күпләрнең яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдиновага багышланачак. Анда райондашыбыз - җырчының төркеме җитәкчесе - Карашай Саклау авылы кызы Гүзәл Кәрәмиева да катнаша.

Шунысын да искәртеп үтәбез: уникаль җырчы 6 ноябрь көнне Сарманга концерт белән килергә җыена. Аның иҗатын хөрмәт итүчеләрне, җырларын яратучыларны, райондашларыбызны күрергә теләүчеләрне район мәдәният йортында көтәләр.


Нет комментариев