Райондашыбыз "Болгар" радиосы премиясенә лаек булды
Мәдәният

Райондашыбыз "Болгар" радиосы премиясенә лаек булды

Илсөя Бәдретдинова башкаруында Вәсимә апа Хәйруллина сүзләренә иҗат ителгән "Дәшмәгез" җырына төшерелгән клип "Болгар" радиосының милли музыкаль премиясенә лаек булды - "Иң яхшы клип" номинациясендә җиңүче дип табылды. 25 февраль көнне "Пирамида" күңел ачу комплексында премияне тапшыру тантанасы булды. Анда Вәсимә апа да чакырулы иде. - Җырның сүзләре кулыма эләккәч,...

Илсөя Бәдретдинова башкаруында Вәсимә апа Хәйруллина сүзләренә иҗат ителгән "Дәшмәгез" җырына төшерелгән клип "Болгар" радиосының милли музыкаль премиясенә лаек булды - "Иң яхшы клип" номинациясендә җиңүче дип табылды. 25 февраль көнне "Пирамида" күңел ачу комплексында премияне тапшыру тантанасы булды. Анда Вәсимә апа да чакырулы иде.

- Җырның сүзләре кулыма эләккәч, музыкасы үзеннән-үзе агылып китте, тирән мәгънәле, зур кичерешләр белән тулы сүзләр тезмәсе миңа матур көй язарга этәрде, - ди җырның авторы Ләйсән Мәхмутова.

Без райондашыбызны дәрәҗәле танылуы белән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.


Нет комментариев