САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Газдалов вафат

Газдалов Зиннур Газдал улы 1922 елның 4 октябрендә Мортышбаш авылында туа. Алабугада - культпросвет училищесында, Казанда сәүдә техникумында укый. Сугыш башлангач фронтка китә, юлларны төзәтүдә катнаша.1944 елда ул 52нче укчы дивизиясендә солдат булып хезмәт итә. Витебск, Вильнюс, Каунас шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 14 кеше "Разведка боем" операциясендә катнаша. Сугыштан Зиннур...

Газдалов Зиннур Газдал улы 1922 елның 4 октябрендә Мортышбаш авылында туа. Алабугада - культпросвет училищесында, Казанда сәүдә техникумында укый.

Сугыш башлангач фронтка китә, юлларны төзәтүдә катнаша.1944 елда ул 52нче укчы дивизиясендә солдат булып хезмәт итә. Витебск, Вильнюс, Каунас шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 14 кеше "Разведка боем" операциясендә катнаша.

Сугыштан Зиннур абый, уң кулсыз, 1945 елның 17 апрелендә туган авылына кайта. Бөек Ватан сугышы ордены, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

Быел Зиннур абыйга 95 яшь тулырга тиеш иде. Тик ветеран чираттагы юбилеена кадәр яши алмады - ул вафат булды. Без аның якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җидел булсын, Зиннур абый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев