САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда Яңа ел бәйрәме уңаеннан төрле чаралар үтәчәк

Җи­һан­да - кыш. Бул­ган бор­чу­лар­ны кап­лар­га те­лә­гән­дәй, яба­лак­тай ап-ак кар ява. Шул ак­лык бе­лән бер­гә, кү­ңел­ләр­нең ише­ге­нә яңа өмет­ләр ка­гы­ла. Әйе, без­нең һәр­кай­сы­быз бу­са­га­да то­ру­чы Яңа ел­дан шат­лык-ку­а­ныч­лар, эш­лә­ре­нең уң бу­лу­ын кө­тә, яңа план­нар ко­ра. Ал­да­гы Әтәч елы уй­ла­ныл­ган га­мәл­ләр, "Җиде кат үл­чә, бер кат кис", - ди­гән әй­тем­гә буй­сы­ну­чы­лар...

Җи­һан­да - кыш. Бул­ган бор­чу­лар­ны кап­лар­га те­лә­гән­дәй, яба­лак­тай ап-ак кар ява. Шул ак­лык бе­лән бер­гә, кү­ңел­ләр­нең ише­ге­нә яңа өмет­ләр ка­гы­ла. Әйе, без­нең һәр­кай­сы­быз бу­са­га­да то­ру­чы Яңа ел­дан шат­лык-ку­а­ныч­лар, эш­лә­ре­нең уң бу­лу­ын кө­тә, яңа план­нар ко­ра. Ал­да­гы Әтәч елы уй­ла­ныл­ган га­мәл­ләр, "Җиде кат үл­чә, бер кат кис", - ди­гән әй­тем­гә буй­сы­ну­чы­лар елы", ди аст­ро­лог­лар.

Яңа ел­ны һәр­кем үзен­чә кө­тә, аңа үзен­чә әзер­лә­нә. Бе­рәү­ләр өчен ул тәм­ле-тәм­ле күч­тә­нәч­ләр алып ки­лү­че, бер­сен­нән-бер­се кы­зык­лы кү­ңел ачу ча­ра­ла­ры оеш­ты­ры­лу­чы Чыр­шы бәй­рә­ме бул­са, икен­че­ләр өчен Кыш ба­бае, Кар кы­зы бе­лән ис­тә­лек­ле. Де­кабрь ур­та­сы җи­тү­гә, бар җир­дә җан­лы­лык баш­ла­на: урам­нар­да­гы ба­га­на­лар­га, агач­лар­га төр­ле­дән-төр­ле ут­лар эле­нә, оеш­ма, уч­реж­де­ние ти­рә­лә­рен­дә кар сын­на­ры бар­лык­ка ки­лә - бу чор­да һәр­кем нык­лы эш­тә. Бу хак­та Хө­кү­мәт йор­тын­да үт­кән ви­де­о­ки­ңәш­мә­дә дә бил­ге­ләп үтел­де. Ра­йон үзә­ген­дә­ге Ял пар­кы ин­де күп­тән кар­лы әки­ят шә­һәр­че­ге­нә әве­рел­де. Ан­да нин­ди ге­нә әки­ят ге­рой­ла­ры юк! Бы­ел­гы кар сын­на­ры, баш­ка ел­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, үзләре­нең төр­ле­ле­ге, үз­гә­ле­ге бе­лән җә­леп итә. Әл­бәт­тә ин­де, сәх­нә яны­на Яңа ел­ның ху­җа­сы - Әтәч "ку­нак­ла­ган". Без­нең "Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге"­нең фи­ле, әй­тер­сең лә, ба­ра­бан ка­гып, бәй­рәм бу­ла­ча­гын хә­бәр итә. Ә ин­де бәй­рәм­гә ки­лү­че­ләр­не сән­гать мәк­тә­бе­нең иҗат җи­ме­ше - Кыш ба­бай бе­лән Кар кы­зы кар­шы алыр. Парк ур­та­сын­да би­зәл­гән зур чыр­шы то­ра. Шу­ны­сын да бил­ге­ләп үтә­се ки­лә, бы­ел да рес­пуб­ли­ка ра­йон­на­ры­ның иң ма­тур Яңа ел чыр­шы­сы­на бәй­ге үт­кә­ре­лә. Үзе­без­нең ра­йон чыр­шы­сы­ның җи­ңү­ен те­лә­гән һәр­кем та­выш би­рү­дә кат­на­ша ала.

Бәй­рәм ча­ра­лар­га бай бу­ла­чак, дип ышан­ды­ра мә­дә­ни­ят бү­ле­ге җи­тәк­че­се Гөл­наз Ла­тый­по­ва. Бар­лык мә­дә­ни­ят йорт­ла­рын­да да бал-мас­ка­рад­лар, ә ин­де төн­ге уни­ке­дән соң дис­ко­те­ка­лар үтәчәк. Җә­лил мә­дә­ни­ят са­рае хез­мәт­кәр­лә­ре мон­нан тыш, бию прог­рам­ма­сы да тәкъ­дим итәләр.

Әл­бәт­тә ин­де, төп ча­ра­лар ба­ла­лар бе­лән үтә­чәк. Мә­га­риф бү­ле­ген­нән алын­ган мәгъ­лү­мат­лар­дан кү­рен­гән­чә бар­лык мәк­тәп­ләр­дә, ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да, гра­фик ни­ге­зен­дә, Чыр­шы бәй­рәм­нә­ре, кү­ңел ачу ир­тә­лә­ре, яшь кар­тинг­чы­лар өчен исә ае­рым ча­ра оеш­ты­ры­ла. Сә­ләт­ле һәм күп­ба­ла­лы га­и­лә­дә тәр­би­я­лә­нү­че ба­ла­лар 25 де­кабрь көн­не Ка­зан­да үтә­чәк рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты чыр­шы­сы бәй­рә­мен­дә кат­на­шачаклар.

Бы­ел да хәй­рия ак­ци­я­лә­ре план­лаш­ты­ры­ла. Мә­сә­лән, мә­га­риф бү­ле­ге ин­ва­лид ба­ла­лар өчен - "И­ге­лек­ле ка­ни­кул­лар" дип исем­лән­гән ча­ра, мә­дә­ни­ят бү­ле­ге имин бул­ма­ган га­и­лә, авыр тор­мыш хә­лен­дә кал­ган ба­ла­лар өчен "Кил, Яңа ел, из­ге­ле­гең бе­лән" ди­гән те­ат­раль­ләш­те­рел­гән та­ма­ша үт­кә­рә. Мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­ре ара­сын­да "Иң ях­шы кар сы­ны"на бәй­ге дә игъ­лан ител­гән. Ка­ни­кул чо­рын­да 6 мәк­тәп­тә, ае­рым ал­ган­да, Җә­лил бе­рен­че һәм икен­че, Сар­ман бе­рен­че, Сар­ман һәм Җә­лил гим­на­зи­я­лә­рен­дә, Пет­ров­ка мәк­тә­бен­дә ае­рым фән­нәр­не ти­рән­тен үз­ләш­те­рү юнә­ле­шен­дә­ге ла­герь­лар эш­ли. Го­му­мән ал­ган­да, ра­йон бу­ен­ча 8 урын­да көн­дез­ге мәк­тәп яны кыш­кы ла­герь­ла­ры оеш­ты­ры­лачак.

Бу чор­да им­ти­хан­нар­га әзер­лек бу­ен­ча кон­суль­та­ци­я­ләр үтә, мах­сус рас­пи­са­ние ни­ге­зен­дә, ае­рым фән­нәр­дән йом­шак өл­ге­рү­че уку­чы­лар бе­лән эш алып ба­ры­ла. Ба­ла­лар өчен ра­йон Бө­ек Ва­тан су­гы­шы һәм ту­ган як­ны өй­рә­нү му­зе­е­на экс­кур­си­я­ләр, "Сар­ман" ки­но­те­ат­рын­да ки­но­лек­то­рий­лар үт­кә­ре­лә. Ра­йон ба­ла­лар үзәк ки­тап­ха­нә­се дә кыш ту­рын­да гамь­ле әң­гә­мә­ләр, вик­то­ри­на­лар, рә­сем кон­курс­ла­ры, ки­тап күр­гәз­мә­лә­ре, бер­гә­лә­шеп әки­ят уку­лар, мульт­фильм ка­рау­лар оеш­ты­ра. Бө­ек Ва­тан су­гы­шы һәм ту­ган як­ны өй­рә­нү му­зе­ен­да исә бал­чык­тан әвә­ләү бу­ен­ча мас­тер-класс­лар үтәчәк. Әл­бәт­тә, бу чор­да "По­ли­ция Кыш ба­ба­е" да старт ала. Имин бул­ма­ган га­и­лә ба­ла­ла­ры яны­на по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре­нең Кыш ба­бае бе­лән Кар кы­зы ки­лү бө­тен­ләй үз­гә яң­гы­раш та­ба.

Яңа ел чо­рын­да сак­лык ка­гый­дә­лә­рен, ян­гын кур­кы­ныч­сыз­лы­гы та­ләп­лә­рен үтәү юнә­ле­шен­дә дә ти­еш­ле ча­ра­лар кү­ре­лә. Хо­кук сак­лау­чы­лар да кө­чәй­тел­гән эш ре­жи­мы­на кү­чә.

Әзер­лек ча­ра­ла­ры шак­тый ва­кыт­ны ал­са да, бәй­рәм­нең сә­гать­лә­ре са­нау­лы - ба­ры бер көн. Ин­де ки­лә­чәк Яңа ел­лар һәр­бар­ча­быз­га бә­хет алып кил­сен, ана­лар­ның, ба­ла­лар­ның күз яше ко­ел­ма­сын, га­и­лә­ләр имин бул­сын!

Район мәгариф бүлегенең кышкы каникуллар чорына эш планы

Район үзәк китапханәсенең балалар белән үткәреләчәк чаралар планы

Җәлил мәдәният сараенда декабрь аенда үтәчәк чаралар планы

Җәлил мәдәният сараенда кышкы каникуллары вакытында үтәчәк чаралар планы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев