Районда әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачаклар
Мәгариф

Районда әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачаклар

7 февральдә "Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру" акциясе үтәчәк. Бу көнне әти-әниләр рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карый алалар. Районда имтиханны Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә биреп карап булачак. Имтихан тапшыру ирекле рәвештә булачак, үзләрен сынап карарга теләүче ата-аналарның мәктәпләргә 10.00 сәгатькә килүләре сорала. Шулай ук үзең...

7 февральдә "Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру" акциясе үтәчәк.

Бу көнне әти-әниләр рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карый алалар. Районда имтиханны Сарман урта мәктәбендә һәм Җәлил гимназиясендә биреп карап булачак. Имтихан тапшыру ирекле рәвештә булачак, үзләрен сынап карарга теләүче ата-аналарның мәктәпләргә 10.00 сәгатькә килүләре сорала. Шулай ук үзең белән паспортны да алырга кирәк.

Бердәм дәүләт имтиханы 30 минут барачак, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узачак.


Нет комментариев