Районда "Һөнәргә бер адым" дигән проектка старт бирелде
Районда «Һөнәргә бер адым» дип исемләнгән проектка старт бирелде. Ул районның мәшгульлек үзәге һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан яшьләргә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларга хезмәт базарында сорау зур булган эшче һәм инженер белгечлекләре буенча юнәлеш бирү максатыннан оештырыла. Проект кысларында укучыларга тренинг-дәресләр үткәрү, алар белән оешмаларда...
Районда «Һөнәргә бер адым» дип исемләнгән проектка старт бирелде. Ул районның мәшгульлек үзәге һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан яшьләргә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларга хезмәт базарында сорау зур булган эшче һәм инженер белгечлекләре буенча юнәлеш бирү максатыннан оештырыла. Проект кысларында укучыларга тренинг-дәресләр үткәрү, алар белән оешмаларда булу планлаштырылган. Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Кидспейс» күңел ачу үзәгенә сәяхәт оештыралачак.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар «Яраткан һөнәрем» (эшче, инженер һөнәрләре) темасына конкурста да актив катнашырлар дип көтелә. Аның видеороликлар, иншалар, шигырьләр, рәсемнәр буенча номинацияләре бар. Конкурска эшләрне тапшыруның соңгы көне - 17 апрель.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев