Районда "Частник" операциясе үтә
7 сентябрьдән 25сенә кадәр район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Частник" профилактик операциясе үткәрәчәк. Аның максаты - шәхси тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан, аларның тагылмаларыннан файдаланганда, юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау. Чаралар барышында төп...
7 сентябрьдән 25сенә кадәр район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Частник" профилактик операциясе үткәрәчәк. Аның максаты - шәхси тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан, аларның тагылмаларыннан файдаланганда, юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау.
Чаралар барышында төп игътибар тракторларда, үзйөрешле машиналарда һәм тагылмаларда теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итү) юнәлдереләчәк.
Бу турыда район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев