САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда бүген мәктәп автобуслары юлга чыкмаган

Бу араларда бар җирдә кар ява, көчле җил, бураннар аркасында авиарейслар тоткарлана, юлларда бөкеләр хасил була. Һава торышының болай көйсезләнүен районда артык сизмәсәк тә, сак булу комачауламый. Кичә кичке якта районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе утырышы да узды. Анда, һава шартлары начарланганда, район территориясендә «Буран» операциясен кертү мөһимлеге турында...

Бу араларда бар җирдә кар ява, көчле җил, бураннар аркасында авиарейслар тоткарлана, юлларда бөкеләр хасил була. Һава торышының болай көйсезләнүен районда артык сизмәсәк тә, сак булу комачауламый. Кичә кичке якта районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе утырышы да узды. Анда, һава шартлары начарланганда, район территориясендә «Буран» операциясен кертү мөһимлеге турында сүз барды. «Әлегә районда аны кертерлек шартлар юк, бары тик барлык хезмәтләргә тулы хәзерлек режимында эшләргә кушылды», - диделәр безгә районның янгын-коткару горнизонында. Мәгариф бүлегендә исә, министрлыктан, гадәттән тыш хәлләр идарәсеннән һәм ЮХИДИдән кисәтү-искәрмәләр килү сәбәпле, бүген мәктәп автобусларының юлга чыгарылмавы турында әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев