САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район үзәк балалар китапханәсендә Разил Вәлиевка 70 яшь тулуга багышланган әдәби дәрес үтте

Кичә район үзәк балалар китапханәсендә шагыйрь Разил Вәлиевка 70 яшь тулуга багышланган әдәби дәрес үткәрелде. Чарага Сарман гимназиясенең 3 нче "В" сыйныфы укучылары килделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларны әдипнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аның иҗатына күзәтү ясадылар. Кичә барышында Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның әсәрләреннән өзекләр укылды, шигырьләр сөйләнде....

Кичә район үзәк балалар китапханәсендә шагыйрь Разил Вәлиевка 70 яшь тулуга багышланган әдәби дәрес үткәрелде. Чарага Сарман гимназиясенең 3 нче "В" сыйныфы укучылары килделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларны әдипнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аның иҗатына күзәтү ясадылар. Кичә барышында Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның әсәрләреннән өзекләр укылды, шигырьләр сөйләнде. Укучыларга "Разил Вәлиев шигъриятендә балалар дөньясының чагылышы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Фоторепортаж - район үзәк китапханәсенең рәсми төркемендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев