Район оешмалары "Игелек энергиясе" конкурсында грантлар оттылар
Нефтьчеләрнең киң масштабта хәйрия эше алып баруы турында күреп, ишетеп торабыз. Социаль объектлар төзү, төзекләндерү, талантлы балаларны барлау, үстерү, аз тәэмин ителгәннәргә төрле яклы ярдәм күрсәтү, спортны, аеруча балалар спортын, җәелдерү, дини, мәдәни учреждениеләргә булышлык итү - болар барысы да регионның социаль үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән, һәм без аларны үзебезнең...
Нефтьчеләрнең киң масштабта хәйрия эше алып баруы турында күреп, ишетеп торабыз. Социаль объектлар төзү, төзекләндерү, талантлы балаларны барлау, үстерү, аз тәэмин ителгәннәргә төрле яклы ярдәм күрсәтү, спортны, аеруча балалар спортын, җәелдерү, дини, мәдәни учреждениеләргә булышлык итү - болар барысы да регионның социаль үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән, һәм без аларны үзебезнең район мисалында да ачык күрәбез.
Бу төр ярдәмне системалы һәм ачык итү максатыннан, «Татнефть» компаниясе үзенең «Милосердие» хәйрия фонды аша «Игелек энергиясе» дип аталган конкурс игълан иткән иде. Узган атнада Әлмәт шәһәрендә аның беренче җиңүчеләрен бүләкләделәр. Грантлар отучылар арасында безнең районнан да авыл җирлекләре, Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты бар иде.
- Без конкурсның «Спорт» номинациясендә 571 мең сумлык грантка ия булдык, - ди Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина (рәсемдә). - 2014 елның 30 декабрендә Шәрләрәмәдә хоккей корты ачкан идек. Авылдашлар, иганәчеләр ярдәме белән ясалды ул. Уенчыларга киенү-чишенү өчен берәр тотылган булса да вагон бирмәсләр микән дип, «Җәлилнефть» идарәсенә мөрәҗәгать иттем. Менә, бәхетебезгә, быел шундый конкурс игълан ителеп, без кураторыбыз ярдәмендә шунда катнаштык һәм җиңүгә ирештек. Грант нәкъ шундый вагонга дип бирелде. Бу көннәрдә «Милосердие» фонды белән килешү төзү белән мәшгульбез.
Грантка дәгъва белдереп, җитмештән артык проект килгән булган. Шуларның егерме сигезе җиңүгә ирешкән. Номинацияләр арасында «Социаль өлкә» дип аталганы да бар. Иске Кәшер, Александровка авыл җирлекләре, Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты - шушы номинация җиңүчеләре. Иске Кәшер авыл җирлегендә 630 мең сум грант акчалары Урта Кәшер авылы мәчетен төзеп бетерү өчен тотылачак. Биредә ул 2012 елда авыл халкының һәм иганәчеләр ярдәме белән төзелә башлаган иде. Аның идән-түшәмнәрен җәясе, газ кертеп, җылылык системасын эшлисе, тупсасын ясыйсы, койма тотасы бар. Александровкада акчалар православие гыйбадәтханәсе төзелешенә китәчәк. 2014 елда аның нигезен салган булганнар.
- Бу эшне башлауда, оештыруда, конкурста катнашуда да авыл җирлеге советы депутаты Александр Еремин күп көч куйды, - ди җирлек башлыгы Рафаэль Хәйруллин. - Без 1 миллион сумлык грант оттык. Гыйбадәтханәне төзеп бетерергә җитәр, дип исәплибез.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты, директоры Минзөлфия Сәлахова әйтүенчә, конкурста «Наш дорогой ветеран» проекты белән катнашкан. Алар 320 мең сум грант акчаларына ветераннар яши торган бүлмәләргә ремонт ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев