Район объектлары янгынга каршы хезмәткә автоматик рәвештә сигнал бирү җайланмалары белән тәэмин ителә
Халык күп була торган, социаль әһәмияткә ия объектлар янгынга каршы хезмәткә автоматик рәвештә сигнал бирү җайланмалары белән тәэмин ителгән булырга тиешләр. Районда бу юнәлештә даими эш алып барыла. 64 шундый объектта, шул исәптән Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты, «Шәфкать» үзәге, «Җәлил» санаторий-профилакторие, үзәк һәм Җәлил хастаханәләрендә, барлык белем бирү учреждениеләрендә...
Халык күп була торган, социаль әһәмияткә ия объектлар янгынга каршы хезмәткә автоматик рәвештә сигнал бирү җайланмалары белән тәэмин ителгән булырга тиешләр. Районда бу юнәлештә даими эш алып барыла. 64 шундый объектта, шул исәптән Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты, «Шәфкать» үзәге, «Җәлил» санаторий-профилакторие, үзәк һәм Җәлил хастаханәләрендә, барлык белем бирү учреждениеләрендә бу объектларның персоналыннан башка да 131нче янгын частенең диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итү чаралары урнаштырылган. Ел ахырына кадәр тагын биш объектны шулай җиһазлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев